Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Башировский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Бүен сезнең һәрберегез өчен иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген сез  тормышыгызның  яңа этабына аяк басасыз. Ләкин кайда гына булсагыз да, үзегезнең туган авылыгызны,  районыгызны мәктәбегезне, укытучыларыгызны, әти – әниләрегезне онытмагыз. Сезгә  авыл биләмәсендә  үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәт белдерәсем килә.

Кадерле укучылар! Сүнмәс оптимизм, сәламәтлек, гомернең  сикәлтәле юлларын үткән чакта  үз-үзегезгә  ышанычыгыз ныклы, рухыгыз көчле булсын! Алдагы тормыштыгызда дөрес юл сайлавыгызны телим! Киләчәктә кем булсагыз да, эшләгән эшегез, сайлаган һөнәрегез кешеләргә, җәмгыятькә файдалы булсын! Сонгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын!

Хәерле юл һәм уңышлар юлдаш булсын сезгә хөрмәтле укучылар!