Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Башировский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

” Яшел Башкортостан” акциясе.

Козге этап ” Яшел Башкортостан” акциясе.
04.11.2025 ел
Тирә – юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Агач утырту изге һәм файдалы эш: тәрбияви яктан да, рухи һәм физик яктан да бу иң яхшы гамәлдер мөгаен.Агачны изге ният белән, күңел биреп ихлас күңелдән утыртсан – һичшиксез үсеп китәчәк! Аннан соң аларны кадерләп сакларга һәм карап торырга туры киләчәк.
Авылыбызнын тирэ- юнен яшеллэндеругэ даими олеш кертуче авылдаш ир – егетлэребез хакында эйтеп утэсе килэ. Туган авылдан читтэ яшэсэлэр дэ, туган авыл очен янып, ботен кочен биреп яшэгэн авылдашларыбыз белэн горурланабыз.
2,3,4 ноябрь (2025 ел) конне Иске Ихсан авыл территориясендэ 7000 топ нарат, 7000 топ чыршы усентесе, актив катнашкан авылдашларнын тырышлыгы нэтижэсендэ утыртылды.
“Яшел Башкортостан” акциясе проекты нигезендэ 10000 топ урнына 14000 топ ылыслы усентелэр утыртылды. Баймурзин Ростэм Мидхат улы, Гилемханов Мохэммэт Ахняф улы инициативасы белэн эшлэнде.